Программада - театральләштерелгән тамаша, промокласс һәм матур гимнастик номерлар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). 22-нче гыйнварда «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә казанлыларга «Заманча бию дөньясына тәрәзә» мәдәни-белем бирү проекты тәкъдим ителәчәк. Программада - театральләштерелгән тамаша, промокласс һәм матур гимнастик номерлар.
Тамашачылар Наил Ибраһимов хореографиясендә милли татар сюжетлары һәм көйләре мотивлары буенча «Алтынай» театральләштерелгән программасын һәм «Пантера» камера балеты каршындагы концерт төркеме башкаруындагы матур гимнастик номерларны күрәчәк.
Шулай ук чарада «Пантера» камера балеты артисткасы Валерия Повышеваның «Contemporary dance - балалар өчен» дигән промокласс булачак.
Чарага керү ирекле, 17.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр иттеләр «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә.