В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
7-нче июльдә Горький исемендәге паркта ачык өйрәнүләр һәм мастер-класслар узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче июль). 7-нче июль көнне Казангың Горький исемндәге паркында бию фестивале узачак. Профессиональ тренерлар һәм хореографлар шәһәр халкын латин, реггетон, көнчыгыш биюе, контемпорари һәм башка юнәлешләр белән таныштырачак.
Ачык һавада Lady Dance, афро-бразилия капоэйрасы буенча мастер-класслар узачак. Моннан тыш, чирлидинг буенча КДАТУ җыелма командасы, Казанның әйдәп баручы музыка лейблы Baumana Riot һәм Black Rabbits рок-төркеме музыкантлары чыгышлары планлаштырылган. Шәһәр халкы бию бәйрәмендә бүләкләр уйнатуда катнаша алачак.
Бию фестивале 16.00 сәгатьтә башлана, чарага керү ирекле, дип хәбәр ителә «ВКонтакте»да «Яшел фитнес» проектының рәсми төркемендә.