Казанда «Татарстан халыкларының музыкаль уен кораллары» күргәзмәсе ачыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 22-нче августта А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпинның Казан музеенда «Татарстан халыкларының музыкаль уен кораллары» күргәзмәсе ачыла. Ул кунакларга иң зур Идел буе музее – Татарстан Республикасы Милли музееның киң этнографик фондларын тәкъдим итәчәк.
Экспонатлар казанлыларга төбәк халыкларының – татар, рус, мари, чуаш, удмурт һ.б. традицион музыка уен коралларының бөтен спектрын күрсәтәчәк.
Worldskills эшче һөнәрләре чемпионатының мәдәни программасына багышланган күргәзмәне ачу 16.00 сәгатькә планлаштырылган, ә ул 22-нче октябрьгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Милли музее матбугат хезмәте.