Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.03.2019, 13:19

Казанлыларны шәһәрдә театр сәнгате үсеше тарихы белән таныштырдылар

Качалов театры музеенда экскурсиядә Казан Мэриясенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларына язылучылар булды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март, Алсу Сафина). Бүген бөтен дөньяда Театр көне билгеләп үтелә. Бәйрәм алдыннан сәнгать дөньясына Казан Мэриясенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларына язылучылар орынып уза алды. Алар Россиянең иң борынгы театрларының берсендә - В. И. Качалов исемендәге Казан Зур драма театрында булдылар, анда безнең шәһәрдә театр сәнгате үсеше белән танышып кына калмыйча, дистәләгән спектакль куелган сәхнәгә дә чыктылар.

Казанда Театр үсешенең мөһим дәверләре – XVIII гасырдан алып безнең көнгә кадәр - Качалов театрында, бинаның ике катында да экспозицияләр урнашкан музейда җентекләп тәкъдим ителде. Экскурсиядә катнашучылар Казанның беренче театрларының нинди һәм кайда булуы, антрепренерларның эше, Василий Качалов биографиясендә Казан чоры һәм аның тәхәллүсе барлыкка килү тарихы, Казанның танылган актерлары һәм башка күп нәрсәләр турында белделәр.

Музейда кызыклы экспонатлар – Василий Качалов инициаллары белән чәй кашыгы һәм ул Чацкийны уйнаганда кигән костюм, XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында актерлар кулланган чәч кыскычлары, театр программалары, афишалар һәм башка бик күп нәрсәләр тәкъдим ителә. Актерларның сәхнәгә төрле спектакльләрдә киеп чыккан театр костюмнары аерым кызыксыну уятты.

Казанлылар шулай ук Василий Качаловка куелган дөньядагы бердәнбер һәйкәл урнашкан музей ишегалдында да булдылар. Әмма экскурсиядә катнашучылар иң күп хис-кичерешләрне тамаша залына үткәч кичерделәр. Бу кичтә театрда спектакльләр булмады, шуңа күрә утыргычлар тышлыклар белән капланган ә сәхнәдә декорацияләр юк иде. Театр музее мөдире Роман Копылов тамашачыларга урыннарның ни өчен 505 урынга кадәр киметелүе, 2014-нче елда тәмамланган тарихи бинаны соңгы масштаблы реконструкцияләүнең ничек узганы турында сөйләде. Экскурсиядә катнашучылар сәхнәгә күтәрелде һәм тамашачылар залына актерлар күзлегеннән карый алдылар. Соңыннан иң игътибарлы кунаклар Качалов театры спектакльләренә чакыру билетлары алдылар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, театрга визит шәһәрнең рәсми паблигы проекты кысаларында ай саен үткәрелә торган чираттагы экскурсия булды. Язылучылар экскурсияче Лилия Кәлимуллина белән бергә Бауман урамында йөрделәр, Казан федераль университеты аудиторияләрендә парта артында утырдылар, Казандагы яңа елга тарих призмасы аша карадылар, шулай ук шәһәр үзәгендә агач йортларның кайда сакланып калуын белделәр. Туган шәһәргә яңача карарга һәм Казан турында аз билгеле фактларны белергә теләгән һәркем мондый мөмкинлек белән куллана ала – чираттагы экскурсияләр турында мәгълүмат “ ВКонтакте” һәм Instagram социаль челтәрләрендә шәһәр мэриясенең рәсми аккаунтларында басылып чыгачак.

Фоторепортаж
Барлык яңалыклар