В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Якын көннәрдә шәһәрдә явым-төшем көтелми.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). Киләсе ял көннәрендә Татарстанда һәм аның башкаласында аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Шимбәгә каршы төндә Казанда температура минус 2-4 градус тәшкил итәчәк. 9-нчы ноябрьдә көндез минус 1-дән плюс 1 градуска кадәр булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Явым-төшем көтелми.
Тулаем республика буенча 9-нчы ноябрьгә каршы төндә көньяк һәм көнчыгыш районнарда кар, юеш кар, урыны белән буран, бозлавык булачак. Төнлә һаваның минималь температурасы нульдән минус 5 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Көндез явым-төшемсез булачак. Төньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Көндез термометр баганалары минус 3-тән +2 градуска кадәр күрсәтәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык булачак.
Якшәмбе көнне, 10-нчы ноябрьдә, шулай ук аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, көньяк-көнбатыштан талгын җил булачак. Явым-төшемсез. Көньяктан талгын җил. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 2-7 градус булачак. Көндез һаваның максималь температурасы нульдән +5 градуска кадәр үзгәреп торачак. Юлларда урыны белән бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.