В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Синоптиклар шулай ук Татарстан территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин дип кисәтә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче сентябрь). Бу атнада Татарстан һәм аның башкаласы халкын шактый салкын ял көннәре көтә. Аязучан болытлы һава торышы булачак, төнлә һәм көндез явым-төшемнәр көтелә: яңгыр һәм юеш кар явачак.
Шулай итеп, Казанда һәм тулаем республикада яңгыр һәм кар явуы фаразлана. Температура төнлә шәһәрдә +1-3 градус булса, Татарстанда – минус 1-дән +3 градуска кадәр. Төньяк-көнбатыштан салмак җил исәчәк.
28-нче сентябрь көнне җилнең көче һәм юнәлеше үзгәрешсез калачак. Казанда һава +6-8 градуска кадәр җылыначак, республикада - +3-8 градуска кадәр. Шәһәрдә зур явым-төшемнәр көтелми, Татарстанда урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак.
Якшәмбе, 29-нчы сентябрьдә, Татарстанда явым-төшем фаразланмый. Төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба күчүче талгын җил булачак. Республикада төнлә һаваның минималь температурасы -4-тән +1-гә кадәр үзгәреп торачак. Көндез әзрәк җылырак булачак –+5-10 градус, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Синоптиклар шулай ук 28-нче сентябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин дип кисәтә.