5 нче март шимбәсендәге ял көне дүшәмбе 7 нче мартка күчерелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче февраль). Быел Халыкара хатын-кызлар көне сишәмбе көнгә туры килә. 2022 елга җитештерү календаре нигезендә, 5 нче март шимбәсендәге ял көне 7 нче март дүшәмбегә күчерелә. Шулай итеп, шәһәр халкы 6 нчы марттан 8 нче мартка кадәр ял итәчәк, ә 5 нче мартта эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскара.
2022 елда Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасында 246 эш көне булачак, шул исәптән 5 се – бер сәгатькә кыскартылган (22 нче февраль, 5 нче март, 8 нче июль, 29 нчы август, 3 нче ноябрь). Быел республика халкы 119 көн ял итәчәк, шул исәптән 18 эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Шулай ук 5 нче марттан 8 нче мартка кадәр Казанның барлык муниципаль парковкалары бушлай.
Исегезгә төшерәбез, 10 нчы гыйнвардан алар яңа эш графигына күчтеләр. Түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына. Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшлиләр. Беренче 15 минут парковкада тору бушлай. Яңа режим Казан Мэры Илсур Метшин карары буенча кертелде.