В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Уку өчен 51 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 56 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар гариза бирә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июль). Казанлыларны видеоҗитештерү, график дизайн һәм мобиль робототехника буенча бушлай курслар үтәргә чакыралар. Әлеге юнәлешләр буенча программаларны 51 яшьтән 55 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 56 яшьтән 60 яшькә кадәрге ир-атлар үзләштерә алачак.
Дәресләр атнага 4 тапкыр кичке вакытта узачак. Уку дәвамлылыгы 72 сәгать тәшкил итә. Дәресләрне махсус укулар узган Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының сертификацияле экспертлары һәм укытучылары үткәрәчәк.
Программаларны үзләштерү тыңлаучыларга цифрлы күнекмәләргә ия булу дәрәҗәсен арттырырга, җитештерүне диверсификацияләү, күп кенә өлкәләрдә яңа технологик юнәлешләр формалаштыру белән бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә өйрәнергә мөмкинлек бирәчәк.
Курс тәмамлангач, барлык тыңлаучыларга дәүләт үрнәгендәге квалификация күтәрү турында таныклыклар биреләчәк. Демонстрацион имтиханны уңышлы тапшырган очракта өстәмә рәвештә халыкара үрнәктәге Skills-паспорт тапшырылачак.
Өстәмә белем бирү «Демография» милли проектының «Өлкән буын» («Старшее поколение») федераль проектын тормышка ашыру кысаларында гамәлгә ашырыла.
Гаризалар 26-нчы августка кадәр сайтта яки (843) 203-5555 (203 өстәргә) телефоны аша кабул ителә.