Катнашучыларны «Кияүсый» перформансы һәм җанлы музыка көтә
Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче июль). 13 нче июльдә «Хәрәкәт – бәрәкәт» проектының чираттагы дәресендә Казан халкын һәм кунакларын Әстерхан татарларының бию үзенчәлекләре белән таныштырачаклар. Мастер-класс традицион рәвештә Кабан күле яр буенда узачак.
Программа «Кияүсый» дип аталган перформанстан, ягъни кияүне һәм аның туганнарын кәләш ягында хөрмәтләү кебек бию йоласыннан башланып китәчәк. Импровизацияләнгән сәхнәдә профессиональ биючеләр чыгыш ясаячак, алар арасында «Яз» халык бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Рафаэль Мустяков, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Алия Мөхәммәтгалиева һәм башкалар бар.
Биючеләргә ярдәмгә музыкантлар – вокалист, думбырада һәм тальянда уйнаучы Айдар Ниязов, саз, джембо, дәф, нагарада уйнучы Айдар Абдрахимов, гармун, тальян, курай, кубыз, саратов гармунында уйнаучы Ильяс Фархуллин ярдәмгә киләчәк.
Казан халкын һәм кунакларын Әстерхан биюенең төп элементлары һәм Әстерхан татарларының бию уеннары белән танышу көтә.
Мастер-класс 18:00 сәгатьтә Кабан күле яр буенда (Ш.Мәрҗани урамы ягыннан, Г.Камал театрының парковкасы астында) башлана, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты Казан Мэриясе тарафыннан ТР Рәисе каршындагы республикада яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә тормышка ашырыла. Мастер-класслар пәнҗешәмбе көнне Кабан күле буенда бушлай уза. Керү ирекле.