В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кул астында кәгазь, йомшак пумала, теләсә нинди акварель буяулары булырга тиеш.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казанлыларны акварель белән тау рәсемен ясарга өйрәтәчәкләр. «Мәскәү» мәдәни үзәге укытучысы бүген онлайн режимда бушлай мастер-класс уздырачак.
Кул астында кәгазь, йомшак пумала, теләсә нинди акварель буяулары булырга тиеш. Мастер-класста катнашучыларга материалларны сайлау турында сөйләячәкләр һәм акварель белән ясарга өйрәтәчәкләр - һәркем үз картинасын ясый алачак.
Дәрес 19.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр ителә «Мәскәү» мәдәният үзәгенең битендә. @rais.art Instagram-аккаунтында (шәхси хәбәрләрдә) мөгаллимгә алдан язылу кирәк.