Чара кысаларында мастер-класслар, лекция, бию флешмобы һәм бүләкләр уйнату планлаштырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче октябрь). 28 октябрьдә, Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көнендә Казанның сәүдә үзәкләренең берсендә инфаркт һәм инсульт билгеләрен танырга өйрәтәчәкләр.
Татарстанның волонтер-медиклары КДМУның неврология, нейрохирургия һәм медицина генетикасы белгечләре белән бергә пешү, эпилепсия, кан китү, кинәт куркуга төшү (паническая атака) вакытында беренче ярдәм күрсәтү турында сөйләячәкләр, ТР атказанган табибы Эдуард Якупов аерым лекция уздырачак.
Моннан кала, чара кысаларында бию флешмобы, файдалы батончиклар әзерләү, комда рәсем ясау буенча мастер-класслар, фитнес үзәккә абонементлар һәм муен кан тамырларын ультратавыш ярдәмендә тикшерү процедурасы уйнатылачак.
Инфаркт һәм инсульт билгеләрен белү – актуаль мәсьәлә, чөнки Россиядә һәр 1,5 минут бер кешедә инсульт була; авыруларның 80 проценты, махсус медицина ярдәме күрсәтелмәгән очракта, авыр инвалидлык алалар; мидә аяныч үзгәрешләрне булдырмас һәм кешенең гомерен саклап калу өчен табибларда 4,5 сәгать вакыт бар.
Чара 15.30 сәгатьтә Җиңү пр., 91 адресы буенча старт ала, дип хәбәр итә “Волонтер-медиклар” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге матбугат хезмәте.