В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Игелекле эшләр көне» хәйрия фонды эш эзләүгә багышланган лекцияләр циклын уздырачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы апрель). «Игелекле эшләр эше» хәйрия фонды Казанда эш эзләүгә багышланган лекцияләр циклын уздырачак. Укырга килүчеләр белән тәҗрибә белән онлайн-рекрутингның танылган платформасы хезмәткәрләре уртаклашачак. Алар резюмены ничек дөрес төзергә, вакансияләр эзләгәндә нәрсәгә игътибар итәргә, әңгәмәгә ничек әзерләнергә һәм башка бик күп нәрсәләр турында сөйләячәкләр.
Беренче очрашу 23-нче апрельдә 14.00 сәгатьтә Калинин урамы, 3 адресы буенча узачак. Лекцияләрдә 18 яшьтән теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен алдан түбәндәге телефон буенча язылырга кирәк: +7(843)236-65-61, дип хәбәр итә «Игелекле эшләр көне» фонды матбугат хезмәте.