В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Дәресләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче декабрь). «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класслар сериясе узачак. Дәресләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.
Фигуралы шуу буенча бушлай дәресләр 22-нче, 30-нчы декабрь, 3-нче, 5-нче, 8-нче һәм 11-нче гыйнварда 11.00 сәгатьтә узачак. Шәхси тимераяк белән керү бушлай, тимераякларны прокатка алу - сәгатенә 150 сум, дип хәбәр итә Казан парклары һәм скверлары дирекциясенең матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Черек күл» паркында шугалак 20-нче декабрьдә ачылачак.
Кышкы сезонда Казанда 78 хоккей тартмасы, 19 шугалак, 12 чаңгы базасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшләячәк. Аларның адреслары һәм эш графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.