В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кино 9-нчы декабрьдә тәкүдим ителәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). 9-нчы һәм 10-нчы декабрьдә Казанның «Смена» заманча мәдәният үзәгендә шәһәр халкына һәм кунакларына актуаль фәнни кино фестивале кысаларында фильмнар күрсәтәчәкләр.
Тамашачылар күрәчәк беренче картина – режиссер Герман Васкеның «Ни өчен без креатив?». Фильмның авторы 30 ел дәвамында чорыбызның күренекле иҗатчылары белән аралашты. Җир шарының төрле нокталарында булганда, уңышка ирешкән кешеләргә ул креативлык табигате турында сораулар бирә. Әңгәмәдә барлыгы 101 кеше катнаша, алар арасында танылган режиссерлар, философлар, гражданлык активистлары, музыкантлар һәм рәссамнар, «Оскар» һәм Нобель премиясе лауреатлары, сәясәтчеләр, бизнесменнар һәм галимнәр дә бар. Аерым алганда, үз җавапларын Дэвид Боуи, Джим Джармуш, Стивен Хокинг, Умберто Эко, Дэвид Линч, Квентин Тарантино һәм башкалар бирә.
Кино 9-нчы декабрьдә 19.30 сәгатьтә күрсәтеләчәк.
Икенче картина - режиссер Гайсә Уиллингерның «Сәлам, робот!». Документаль фильм тамашачыларга киләчәкне күрсәтәчәк һәм кешеләр ясалма интеллект белән ничек яшәячәк дигән сорауларга җавап бирергә тырышачак. Алар нәрсә отачак һәм ни югалтачак?
Фильмны 10-нчы декабрьдә 19.30 сәгатьтә күрсәтәчәкләр. Барлык киноларга керү ирекле, дип хәбәр итә КНИТУ-КАИ матбугат хезмәте.
Актуаль кино фестивале ТР башкаласында инде бишенче тапкыр А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты инициативасы белән үткәрелә. Ул заманча фәнни кино белән тамашачыларны мөмкин кадәр күбрәк таныштыру, аларда фән белән кызыксыну уяту һәм үз тикшеренүләренә рухландыру өчен булдырылган.