В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстанда фильмны бер үк вакытта 36 мәйданчыкта күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 2-нче сентябрь көнне Казанның Аксенов исемендәге скверында режиссер Сергей Бондарчукның Михаил Шолоховның шул исемдәге хикәясе буенча төшерелгән «Судьба человека» нәфис фильмы күрсәтеләчәк.
Шулай ук шәһәр халкы «Простые главные слова. Судьба человека» документаль фильмын карый алачак.
Сеанс 19.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр иттеләр ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәтендә. «Судьба человека» фильмын республиканың башка халкы да карый алачак – Татарстанда фильмны бер үк вакытта 36 мәйданчыкта күрсәтәчәкләр.
Кинокуелышлар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Бөек илнең Бөек киносы» бөтенроссия акциясе кысаларында узачак. Республикада беренче сеанслар 22-нче июньдә оештырылды – бу көнне акция Хәтер һәм кайгы көненә багышланган иде.