«Кичектерелгән тулыландыру» хезмәте барлык пассажирларга да, шул исәптән ташламалы категориягә караган гражданнарга да бирелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы декабрь). Казанда транспорт картасы балансын тулыландыруның «Кичектерелгән тулыландыру» өстәмә сервисы барлыкка килде. Хәзер шәһәрлеләр мөстәкыйль рәвештә интернет ярдәмендә транспорт картасына акча күчерә ала.
Казанлылар транспорт картасы балансын сайтта тулыландыра ала. Моның өчен банк картасы мәгълүматларын кертергә һәм кирәкле сумманы күчерергә кирәк. Күчерү комиссиясез башкарыла.
Картада кертелгән акчаларны активлаштыру өчен, пассажирның кондукторга «кичектерелгән тулыландыру» хезмәтеннән файдалануын хәбәр итүе кирәк. Кондуктор терминалны тулыландыру режимына күчерәчәк, шуннан соң пассажир картаны валидаторга куярга тиеш. Анда «ресурс тулыландырылды» дигән язу барлыкка киләчәк. Шуннан соң янә картаны терминалга куярга һәм юл өчен түләргә кирәк.
Акча күчерелмәгән очракта терминалда «тулыландыру башкарылмаган» язуы пәйда булачак .
Бу хезмәт барлык пассажирларга да, шул исәптән ташламалы категориягә караган гражданнарга да күрсәтелә, дип хәбәр итә «Транспорт картасы» акционерлык җәмгыяте.