Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2019, 08:00

Казанлыларга кәгазь акчасыз исәп-хисап формасына күчәргә киңәш итәләр

Моның өчен иң популяр корал – банк картасы.

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Казанлыларга кәгазь акчасыз исәп-хисап формасына күчәргә киңәш итәләр. Акчасыз түләүләр - бу товарлар һәм хезмәтләр өчен кәгазь акчалар кулланмыйча гына түләү ысулы. Моның өчен иң популяр корал – счетка имин керү мөмкинлеге бирә торган банк картасы.

Уңайлылык аны куллануның гадилегеннән гыйбарәт – үзең белән авыр акча янчыгы алып йөрергә һәм кассада вак тимер акча санап интегергә кирәкми, универсальлеге исә – кафе, кибет, җәмәгать транспортында, банкоматларда һәм онлайнда карта белән түләргә була. Моннан тыш, банк карталары акчаны ерак араларга күчерергә һәм интернет-кибетләрдән дөньяның теләсә кайсы почмагыннан товарлар сатып алырга мөмкинлек бирә. Акча күчүне мобиль кушымтада күзәтеп торырга һәм шуның белән үз бюджетыңны планлаштырырга мөмкин.

Россия банклары халыкара түләү системаларына һәм милли түләү системасына ия «Мир» карталары чыгара. Белгечләр банк карталарының берничә вариантын тәкъдим итәргә мөмкин: дебет һәм кредит. Дебет картасы белән карта иясе үз акчаларын куллана, әмма счетта булган суммадан артыграк сарыф итә алмый. Кредит картасы белән карта иясе банк билгеле вакытка биреп торган акчалардан куллана ала. Хәер, бу хезмәт өчен түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, акчасыз исәп-хисап ясау рәвешеннән файдалану уңайлы, моннан табыш та алырга була. Банкларның уңай мөнәсәбәт программалары ярдәмендә кэшбэк алырга мөмкин – карта буенча сатып алуларга тотылган акчаларның бер өлешен кире кайтарырга (акча сумнарда яки бонусларда килә), калдык ярдәмендә тупларга – кайбер банклар картада калган акчага процентлар күчерә һәм башка бик күп нәрсәләр.

Банк картасыннан файдаланып, карта ияләре еш кына аны караклардан ничек саклау мәсьәләсе белән очраша. Моның өчен карта мәгълүматларын беркайчан да һәм беркемгә дә ачарга ярамый: картаның номеры, хуҗасының исеме һәм фамилиясе, гамәлдә булу вакыты, дөреслекне тикшерү коды (CVV/CVC), пин-код һәм СМС кодлар Банк бүлекләрендә банкоматлардан файдалану, картаны таныш булмаган кешеләргә тапшырмау, мобиль банк урнаштыру һәм СМС-хәбәрләр тоташтыру, ә көндәлек чыгымнар һәм интернет аша сатып алулар өчен аерым картага заказ бирү һәм бу максатларда анда зур булмаган суммада акча саклау мәслихәт.

Әмма әгәр дә караклар картадан файдалану мөмкинлеген кулга төшерсә, шунда ук банкка шалтыратырга, караклык операциясе турында хәбәр итәргә һәм картаны блокларга, счет буенча өземтә соратып алырга һәм банкка операция белән килешмәү турында гариза язарга, полициягә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип хәбәр итә Россия Банкы

Барлык яңалыклар