В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Лекция барышында тыңлаучылар манга һәм аның үзгәрү тарихы белән таныша алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Очрашуда кунакларга классик япон сәнгатенең хәзерге мангага йогынтысы, Икенче бөтендөнья сугышыннан соң япон комиксларының ничек үзгәрүе һәм ни өчен «Наруто»ның гына түгел, ә ул чыккан журналның да мөһим булуы турында сөйләячәкләр.
Чарада КФУның чит ил әдәбияты кафедрасы доценты Алексей Мелихов чыгыш ясаячак. Барлык теләүчеләр өчен керү алдан теркәлү буенча бушлай. Чара Пушкин урамы, 86 йорт адресы буенча урнашкан Милли китапханәнең конференцияләр залында 16:00 сәгатьтә башлана.