В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Парк буенча экскурсия 18-нче июньдә онлайн-форматта узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Казан халкы һәм кунаклары Горки-Әмәт урманы тарихы турында белә алачак. Парк буенча экскурсия 18-нче июньдә онлайн-форматта узачак.
Экскурсияне паркның архитекторы Анастасия Яременко һәм эколог Инга Петрова үткәрәчәк. Алар паркның ничек проектлануы һәм төзелүе, аның территориясендә нинди арт-объектлар булуы, урманда нинди үсемлекләр очратырга мөмкин булуы һәм иҗтимагый киңлектә нинди кызыклы хәлләр булуы турында сөйләячәкләр.
Экскурсия 19.00 сәгатьтә башлана, трансляцияне Горки-Ометьев урманының Instagram-аккаунтында карарга мөмкин булачак.