«Смена» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Кышкы китап фестивале алдыннан фәнни-популяр лекцияләр циклы башлана.
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче ноябрь). 10-нчы ноябрьдә Казанда «Смена» заманча мәдәният үзәгендә «Музыкага караганда күбрәк» дигән фәнни-популяр лекцияләр сериясе старт ала. Аларда шәһәрлеләргә төрле дисциплиналар – гуманитар һәм табигый-фәнни позицияләрдән - музыка һәм тавыш практикасы турында сөйләячәкләр.
Беренче лекциянең темасы - «Ясалма интеллект һәм музыка». Тыңлаучылар компьютер ярдәмендә музыканы ни өчен һәм ничек итеп иҗат итәргә мөмкин булуын, шул ук вакытта машина ярдәмендә укытуның нинди принциплары кулланылуын, һәм музыка язуда компьютер кешене алыштырырмы-юкмы икәнлеген беләләр.
Иннополис Университетының робототехника лабораториясендә инженер-тикшеренүче Павел Хәкимов спикер булачак. 18.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Смена» үзәге.
«Смена»да Кышкы китап фестиваленең башлангыч программасы буенча лекцияләр уздырыла, ул 14-нче һәм 15-нче декабрьдә узачак.