Шәһәрлеләр хезмәт мәсьәләләре һәм дәүләт гарантияләре буенча белгечләр белән киңәшләшә алачак.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче октябрь). 21-нче октябрь көнне Казанның В.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында вакансияләр ярминкәсе узачак.
Килүчеләр Авиатөзелеш районы предприятиеләрендәге буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында мәгълүмат ала алачак, алар арасында С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» Ачык акционерлык җәмгыяте филиалы да бар, шулай ук Казан вертолет заводы, троллейбус депосы һәм башкалар. Моннан тыш, казанлыларның кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашып, хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре турындагы законнар мәсьәләләре буенча мәшгульлек хезмәте белгечләре белән киңәшләшү мөмкинлеге булачак.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Копылов урамы, 2а, дип хәбәр ителә Казанның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.