В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларга туры эфирда Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш педиатры Светлана Сенек җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче июль). 22-нче июльдә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш педиатры Светлана Сенек «Балалар һәм COVID-19. Баланы ничек сакларга? дигән туры эфирда татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк. Ул балаларда коронавирусның ничек узуы, сәламәтлек өчен мөмкин булган нәтиҗәләре һәм вакцинациягә карата күрсәтмәләр турында сөйләячәк.
Эфир @stopcovid19 COVID-19 таратуга каршы тору буенча ТР Оператив штабы һәм @minzdravrt ТР сәламәтлек саклау министрлыгы аккаунтларында узачак. Әңгәмәнең модераторы буларак Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак.
Онлайн-трансляция 11:00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.