Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.01.2025, 16:17

Казанлыларга экостанциядә очрашуда калдыкларны сортларга аеру турында сөйлиячәкләр

Курсларга килүчеләр алдында икенче чималны кабул итү мобиль пунктын оештыручы Фәридә Газимова чыгыш ясаячак

Казансу яр буендагы экостанциядә гыйнварда калдыкларны сортларга аеру һәм икенче чимал турындагы «Дөрес яки ялган» уены буенча практикум оештыралар. Чарага барлык теләүчеләр килә алачак, алдан теркәлергә кирәк.

17 гыйнварда халыкка калдыкларны сортларга аера башлау, ишегалларында икенче чималны акчага бирү, шулай ук Татарстанда эшкәртү заводлары бармы-юкмы икәнлеге турында сөйләячәкләр. Катнашучылар алдында икенче чималны кабул итү мобиль пунктын оештыручы, «ЭкоЛогично» берләшмәсенең активисты Фәридә Газимова чыгыш ясаячак. Практикум калдыкларны сортларга аерырга теләүчеләргә һәм инде сортларга аеручыларга файдалы булачак. Очрашу 18:00 сәгатьтә башлана, теркәү ачык.

«Дөрес яки ялган» уенында катнашучылар мифларны һәм икенчел чимал турындагы фактларны өйрәнәләр һәм бер тапкыр куланыла торган әйберләрнең нәрсә белән алмашынуын беләчәкләр. Уенны «КультТорг» фестивален оештыручы Лилия Йосыпова үткәрәчәк. Очрашу 26 гыйнварда 14:00 сәгатьтә булачак. Теркәлүне сылтама буенча алырга мөмкин.

Экостанциядә эшкәртелгән капкачлардан сувенирлар әзерләү буенча даими мастер-класслар да дәвам итә. Алдан теркәү буенча керү.

Исегезгә төшерәбез, экостанциядә эшкәртүгә икенче чимал тапшырырга, күргәзмә белән танышырга, төрле чараларда катнашырга мөмкин. Павильон «УРАМ» экстрим-паркының футбол кырлары арасында урнашкан һәм чәршәмбедән якшәмбе көнне 12:00 дән 20:00 гә кадәр ачылган, дип хәбәр иттеләр «ЭкоЛогично» хәрәкәте матбугат хезмәтендә.

Барлык яңалыклар