ТР Милли музеенда тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов лекция үткәрәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы сентябрь). Бүген Татарстан Республикасы Милли музееның конференц-залында «Скандинавлар Идел юлында» дигән ачык лекция узачак. Казанлылар викингларның Урта гасырларда ничек һәм ни өчен Идел буйлап йөзүләре турында беләчәк. Лекцияне тарих фәннәре докторы Искәндәр Измайлов үткәрәчәк.
Лекция нигезенә Дания галиме, Даниянең географик җәмгыяте әгъзасы Томас Франкның эшләре яткан. Үз хезмәтләрендә галим үзенең экспедицияләре турында сөйли. Әйтик, 2017 елда галим каякта 65 көн эчендә Иске Ладогадан Стамбулга кадәр – 4 мең километрга якын йөзә. Ә быел 7-нче августтан ул Иске Ладогадан Каспийга кадәр ботникта сәяхәт итә, Бөек Идел юлын – Урта гасырның иң төп сәүдә юлларының берсен тикшерә, аның буенча кайчандыр викинглар йөзгән. Татарстан территориясендә алар шулай ук эз калдырганнар: нәкъ менә Балтыйк буендагы сәүдә юлының викинглар тарафыннан ачылуы белән Идел Болгарының IX-X йөзләр чигендә аякка басуы бәйле.
Бу хакта тыңлаучылар Искәндәр Измайлов лекциясеннән беләчәк. Алар шулай ук лекция темасы белән бәйле артефактларны – Татарстанның төп музее җыентыгындагы раритетларны күрәчәк, алар арасында X гасырның ULFBERHT язулы каролинг кылычлары да бар. Чара 14:00 сәгатькә планлаштырылган, алдан язылу таләп ителми, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.