В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүген Татарстанда гепатитларны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия старт ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче июль). Бүген Татарстанда гепатитларны профилактикалау мәсьәләләре буенча кайнар линия старт ала. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгеч-эпидемиологлары шәһәрлеләрне кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәкләр, үзләрен һәм балаларын вируслы гепатитлардан ничек сакларга кирәклеге турында киңәшләр бирәчәкләр.
Консультация алу өчен түбәндәге телефоннар аша мөрәҗәгать итәргә була: (843) 238-52-11, 238-96-84 эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр. Кайнар линия телефоннары 26-нчы июльгә кадәр эшләячәк.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, дөньяда ел саен А вируслы гепатиты белән авыруның 1,4 миллионнан артык очрагы теркәлә, якынча 325 миллион кеше В гепатит вирусы яки С гепатит вирусы белән килеп чыккан хроник инфекция белән яши, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.