Икенчел чимал җыю мобиль пункты турында шәһәрлеләр “ЭкоЛогично | Казань” проектында катнашучылардан беләчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче июль). Казанлыларны 25 июльдә “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясендә үтәчәк “Аерылган калдыкларны кабул итү пункты кагыйдәләре” семинарына чакыралар. Шәһәрлеләргә Казанда икенчел чимал һәм кием-салым җыю мобиль пункты эше, чүпне аеру һәм аны эшкәртергә әзерләү кагыйдәләре хакында сөйләячәкләр.
Икенчел чимал җыю тәҗрибәсе һәм тормышка экологик караш белән казанлылар белән “ЭкоЛогично | Казань” проекты активистлары уртаклашачак. Нәкъ менә алар инициативасы белән ике атнага бер шәһәр районнары буенча икенчел чимал җыю мобиль пункты йөри. Анда чүпне тапшыру өчен аны башта әзерләргә кирәк – бу хакта семинарда сөйләячәкләр.
Семинарга һәркем кушыла ала, моның өчен теркәлергә кирәк.
Семинар 19.00 сәгатьтә Татарстан, 20а адресы буенча үтәчәк, дип хәбәр итә оештыручылар.