В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Сорауларга табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич җавап бирәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче март). 24-нче мартта ТР оператив штабының COVID-19 таралуга каршы Instagram-аккаунтында вакцинация темасы буенча туры эфир узачак. Табиб-психотерапевт, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эксперты Владимир Менделевич психик сәламәтлек өчен яңа коронавирус инфекциясенең йогынтысы турында сөйләячәк.
Казанлылар республика халкының менталь сәламәтлегенә пандемия нинди йогынты ясавы, авыруның нәтиҗәләре һәм COVID-диссидентлар турында белә алачак.
Онлайн-трансляция сылтама буенча 11.00 сәгатьтә башлана. Әңгәмәнең модераторы ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева булачак, дип хәбәр итә «Татмедиа» агентлыгы.