Шәһәрлеләрнең сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белгечләре җавап бирәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче июнь). Татарстанда 21-нче июньнән 25-нче июньгә кадәр Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең кайнар линиясе эшләячәк. Белгечләр шәһәрлеләрнең кулланучылар хокукларын яклау буенча хезмәт күрсәтүче намуссыз юридик фирмалар турында сорауларына җавап бирәчәк.
Консультацияләр +7(917)224-87-94 телефоны буенча, шулай ук Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең кулланучылар өчен консультация үзәгендә күрсәтеләчәк: +7(843)221- 90-16. Халык сорауларын 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр (төшке аш вакыты – 12:00-12:45) бирә ала, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.