В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Энгельгардт исемендәге обсерватория хезмәткәре белән очрашуга барлык теләүчеләр килә ала.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). Казанлыларга астрономиядә математик модельләштерү турында сөйләячәкләр. 10-нчы гыйнварда Энгельгардт исемендәге обсерватория хезмәткәре Алмаз Галеев «Астрономиядә математика: Фалес Милетскийдан космик «Кеплер»га кадәр» фәнни-популяр лекциясен укыячак.
Астрономия һәм математика борынгы чорлардан тыгыз бәйләнгән. Җир күләмен үлчәү, күк буенча планеталар хәрәкәтен өйрәнү һәм астрономик күренешләрне аңлату математик белемнәрне камилләштерергә мөмкинлек бирде, дип билгеләп үтте спикер.
400 ел элек алман астрономы Иоганн Кеплер астрономик күзәтүләргә математик анализ нигезендә планеталар хәрәкәтенең атаклы законнарын ачты, алар хәзер дә җир иярченнәре һәм космик аппаратларның хәрәкәтләрен исәпләү өчен файдаланыла. XIX-XX гасырлар дәвамында математик ысулларны үстерү яңа астрономик ачышлар ясау мөмкинлеге бирә. Хәзерге вакытта астрофизикада һәм космологиядә инкыйлаблар яңа технологияләр, шул исәптән математик модельләштерү методларын камилләштерү хисабына башкарыла. Әлеге лекциядә сүз шул хакта барачак.
Астроном белән очрашуга барлык теләүчеләр дә килә ала. Лекция 18.00 сәгатьтә «Смена» заманча мәдәният үзәгендә башлана, дип хәбәр итә КФУ мәгълүмат үзәге.