В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Консультацияләр 4-нче февральгә кадәр телефон аша үткәреләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче гыйнвар). Казанлыларга сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр, шулай ук аның яраклылык вакыты турында сөйләячәкләр. 21-нче гыйнварда Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт тематик кайнар линия ача. Гражданнарның сорауларына Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре җавап бирәчәк.
Консультацияләр 4-нче февральгә кадәр телефон аша үткәреләчәк: +7(843) 273-34-85, сәгать 10.00-нан 16.00-га кадәр, дип хәбәр итә идарә.