В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәте белгечләре шәһәрлеләргә 4 мартка кадәр консультацияләр бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Татарстанда мәктәпләрдә азык-төлек продуктларын бирү автоматлары — вендинг аппаратлары аша өстәмә туклануны оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе белгечләре шәһәрлеләргә 4 мартка кадәр консультацияләр бирәчәк.
Укучыларның ата-аналары балалар өчен вендинг аппаратлары аша өстәмә туклану сыйфаты һәм иминлеге буенча тәкъдимнәр һәм теләкләр кертә ала.
Шәһәрлеләрдән шалтыратулар Кулланучылар өчен консультация үзәгенең кайнар линиясенә (843) 221-90-16 телефоны буенча көн саен 9.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк. Тәнәфес - 12.00-13.00 сәгатьтә.
Шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР идарәсе телефоны буенча да шалтыратырга мөмкин: (843) 273-15-83 дүшәмбедән пәнҗешәмбегә кадәр 10.00-17.00 сәгатьтә һәм җомга көнне 10.00-15.45 сәгатьтә, 12.00-12.45 сәгатьтә тәнәфес каралган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.