В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанлылар 39 илдә булып кайкан якут, Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге аспиранты, спорт туризмы буенча спорт мастерына кандидат, сертификацияләнгән гид-проводник Алексей Стрелюк белән танышачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Очрашуда Алексей Стрелюк Байкал буенча сәяхәтне ничек планлаштырырга, нерпаны кайда күреп һәм кайда күлнең иң матур рәсемнәрен төшереп булуы, нинди аш-су татып карарга, сулык ярларында нинди уникаль урыннар һәм актив зоналар барлыгы турында сөйләячәк. Моннан тыш, казанлылар бәяләр, кунакханәләр, мәдәният һәм табигать турында белә алачак.
Очрашу 17.00 сәгатьтә Оренбург тракты, 8 (1-нче павильон) адрес буенча булачак. Керү ирекле, дип хәбәр иттеләр мультимедиа паркында.