Казан халкына «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» дигән лекцияне укыячаклар. Психолог тыңлаучыларга смартфоннар, планшетлар һәм башка «акыллы» җайланмаларның балаларга һәм аларның ата-аналарына ничек йогынты ясавын сөйләячәк. Теләге булган һәркем кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Очрашу 15 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында узачак. Лекцияне медицина учреждениесенең психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева укый.
Катнашу бушлай, әмма сылтама буенча
теркәлергә кирәк. Шәһәр халкын түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Сеченов урамы, 6д номерлы йорт, 3 кат.
Элегрәк казанлыларга мондый лекция укыганнар иде — чараны ата-аналар үтенече буенча кабатлыйлар, дип хәбәр иттеләр шәһәр буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, 12 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәгендә «Биш гаҗәеп тел» очрашуы
узачак. Тыңлаучыларга озак һәм сәламәт мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.