Казан халкына «Бала, гаджетлар һәм ата-аналар. Кем җиңәр?» дигән лекцияне укыячаклар. Психолог тыңлаучыларга смартфоннар, планшетлар һәм башка «акыллы» җайланмаларның балаларга һәм аларның ата-аналарына ничек йогынты ясавын сөйләячәк. Теләге булган һәркем кызыксындырган сорауларын бирә алачак.
Очрашу 15 декабрьдә 12:00 сәгатьтә Республика клиник наркология диспансерында узачак. Лекцияне медицина учреждениесенең психология лабораториясе мөдире, клиник психолог Лилия Зайцева укый.
Катнашу бушлай, әмма сылтама буенча
теркәлергә кирәк. Шәһәр халкын түбәндәге адрес буенча көтәчәкләр: Сеченов урамы, 6д номерлы йорт, 3 кат.
Элегрәк казанлыларга мондый лекция укыганнар иде — чараны ата-аналар үтенече буенча кабатлыйлар, дип хәбәр иттеләр шәһәр буенча Сәламәтлек саклау идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, 12 декабрьдә «Казан» Гаилә үзәгендә «Биш гаҗәеп тел» очрашуы
узачак . Тыңлаучыларга озак һәм сәламәт мөнәсәбәтләрне ничек төзергә кирәклеге турында сөйләячәкләр.