Чара барышында волонтерлар шулай ук тез, оча сөяге, иңбаш һәм терсәк буыннарына күнегүләр ясап күрсәтәчәкләр.
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). 12-нче июньдә казанлыларга умыртка сөягенең һәм эре буыннарның сәламәтлеген ничек саклап калу турында сөйләячәкләр.Волонтер-медиклар остеоартрит кебек авыруларны профилактикалау чаралары, сәбәпләре турында лекция укыячак.
Чара барышында волонтерлар шулай ук тез, оча сөяге, иңбаш һәм терсәк буыннарына күнегүләр ясап күрсәтәчәкләр. Барлык теләүчеләр Скандинавия йөреше техникасына өйрәнә, массалы тренингта катнаша һәм спортның бу төрендә үз осталыкларын камилләштерә алачак.
Дәрес сәгать 9.00 сәгатьтә Урицкий паркында башлана, дип хәбәр иттеләр «Волонтер-медиклар» бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлегендә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Буыннар сәламәтлеге ышанычлы кулларда» социаль-профилактик программасы Россиядә агымдагы елның 1-нче февралендә старт алды. Проектның максаты – Россия халкының барлык категорияләренең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, актив озын гомерне стимуллаштыру, буыннар һәм умыртка сөяге чирләрен профилактикалау.
Программа В.А.Насонова исемендәге ревматология фәнни-тикшеренү институты, Россия Ревматологлар ассоциациясе, Россия терапевтларының фәнни медицина җәмгыяте ярдәме белән оештырылган.