В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгә ТР башкаласында беренче тапкыр «Поисковик» тарихи-архив клубы утырышы узачак
Фото: Денис Гордийко
Тема Александр Пушкинның Казанда булуына 190 ел тулу уңаеннан сайланган. Шагыйрь шәһәрдә 5-8 нче сентябрьдә була. Биредә ул «Капитан кызы» повесте өчен Емельян Пугачев восстаниесе тарихы буенча материаллар җыя.
«Поисковик» очрашуы шәһәр Башкарма комитеты Аппаратының Муниципаль архив идарәсендә Сигезенче Март урамы, 5а адресы буенча узачак.
Спикерлар булып тарихчы-туган якны өйрәнүче, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Анатолий Елдашев һәм Мәскәү туризм һәм туган якны өйрәнү академиясе профессоры, «Простор» балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр йортының балалар әдәбияты музее җитәкчесе Фәридә Сәлимова чыгыш ясаячак.
«Поисковик» шәһәрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү өчен төзелгән. Клуб архив материалларына юлны ныграк ачуга, шулай ук шәһәр халкының игътибарын Казанның үткәненә җәлеп итүгә юнәлдерелгән.