В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Катнашучылар Татарстан күлләренең тарихын, серләрен һәм үзенчәлекләрен беләчәк
Бу якшәмбе, 1 июнь көнне, Кече Зәңгәр күлләр территориясендә бушлай экскурсия узачак, анда катнашучылар Татарстан күлләренең тарихын, серләрен һәм үзенчәлекләрен беләчәк. Ул тәҗрибәле биолог Наталья Вәлиева җитәкчелегендә узачак, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы.
Теләге булган һәркем катнаша ала. Катнашучыларны Кече Зәңгәр күлләрдәге мәгълүмати үзәктә көтәчәкләр, аның төгәл урнашу урынын сылтама буенча кереп карарга мөмкин. Башлану вакыты – 11:00 сәг.
Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, «Черек күл» паркында 1 июньдә ел саен уздырыла торган «Хәйрия регатасы» фестивале үтәчәк. Аны «Капитаннар клубы» көймә моделе прокаты оештыра. Программада яхталарда йөрү, диңгез төеннәрен бәйләү буенча мастер-класс, диңгез көрәше һәм башка бик күп нәрсәләр. Бу көнне кергән барлык акчалар «Игелекле Казан» хәйрия фондына күчереләчәк.