В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төнлә +4-6 градус җылы, көндез +18-20 булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче сентябрь). 5-нче сентябрьдә Казанда явым-төшемсез, аз болытлы һава торышы фаразлана. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә +4-6 градус җылы, көндез +18-20 булачак.
Гомумән алганда, республикада шулай ук явым-төшемсез аз болытлы һава торышы көтелә. Җил – көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан, тизлегесекундына 4-9 метрга җитәчәк. Төнлә һава температурасы +1...+6 градус, көндез +16...+21 градус булачак. Төнлә туфракка -2 градуска кадәр кырау төшәчәк.
Якшәмбе, 6-нчы сентябрьдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә, төнлә һәм иртән томан булачак. Җил көньяк-көнчыгыштан исәчәк. Төнлә +2...+7 градус, көндез +18...+23 градус булачак. Төнлә урыны белән һава һәм туфрак -2 градуска кадәр туңарга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.