«Шәһәрле-галим» лабораториясенең чираттагы дәресе Рус-Алман Швейцариясе территориясендә узачак.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче июль). «Шәһәрле-галим» лабораториясенең дүртенче дәресендә казанлылар экология һәм туган якны өйрәнү бәйләнеше турында беләчәкләр. Лекция Рус-Алман Швейцариясе территориясендә узачак.
Очрашуны журналист Рәдиф Кашапов һәм туган якны өйрәнүче Марк Шишкин үткәрәчәк. Алар Казансу үзәне тарихы, елганы ничек кулланулары һәм яр буе бистәләрендә яшәүчеләрнең аңа нинди йогынты ясавы турында сөйләячәкләр.
Лекция 23 нче июльдә узачак, ул 11:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларның очрашу урыны – Галиев урамы, 16 нчы йорт. Керү алдан теркәлү буенча башкарыла. Чара һава торышы начар булган очракта күчерелергә мөмкин.
Лабораториянең дәресләрендә иң күп катнашкан казанлыларның үз экологик концепциясен тәкъдим итү һәм курсны тәмамлау турында диплом алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип хәбәр итә «Казансуны үстерү стратегиясе» проектының матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, «Шәһәрле-галим» лабораториясе Казан Мэриясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проекты командасы, ТР шәһәрләре үсеше институты һәм Казанның парклар һәм скверлары дирекциясе тарафыннан булдырылды.