Автомобильләргә зыян килмәсен өчен, аларны биналар янында калдырмау хәерле.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче апрель). Бина түбәләреннән кар һәм боз сөңгеләре төшү белән бәйле бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен казанлыларга сак булырга киңәш итәләр.
Мөмкин булганча, биналарның диварларына якын килергә кирәкми, бигрәк тә авыш түбәле биналарга. Алардан чыкканда түбәләрдәге кар, боз һәм боз сөңгеләренә игътибарлы булырга, аларның төшү куркынычы булган урыннарны урап узарга кирәк. Балаларга аерым игътибар бирергә һәм куркыныч урыннарда булуны тыю сорала. Тротуар буенча хәрәкәт иткәндә, өстән шикле тавыш ишетелә калса, туктап башны күтәреп карарга ярамый. Бу төшә торган кар яки зур боз кисәге булырга мөмкин. Мондый вакытта мөмкин кадәр тизрәк диварга сыенырга кирәк, түбә кыегы саклау функциясен үти ала.
Автомобильләргә зыян килмәсен өчен, аларны бина янында калдырырга киңәш ителми.
Йорт түбәләрендә кар һәм боз сөңгеләре җыелган урыннарны күргән очракта идарәче компаниянең диспетчерлык хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе мәгълүматы буенча, 4-5 нче апрельгә республикада начар һава шартлары фаразлана: көньяк-көнбатыштан секундына 19-24 метрга кадәр көчле җил, көчле юеш кар, юлларда күз күреме начарлану, кар боткасы һәм бозлавык.