Шәһәр халкы Казансу елгасының яр буе зоналарын үстерү стратегиясе буенча үз идеяләре белән уртаклаша алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче апрель). Казанда Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе буенча иҗтимагый фикер алышулар башлана. Бу атнада белгечләр Зәңгәр күлләр һәм Спорт паркы территорияләрен төзекләндерү турында сөйләшәчәк.
Әйтик, 14-нче апрельдә Казан халкына Зәңгәр күлләр территориясен төзекләндерү концепциясен тәкъдим итәчәкләр. Очрашу 18.30 сәгатьтә «Кадыш» мәдәният йортында Р.Зорге урамы, 6б адресы буенча узачак. Ә 15-нче апрельдә белгечләр шәһәр халкы белән бергә «Ак Барс Арена» янында спорт паркын булдыру өчен техник бирем формалаштырачак. Фикер алышу 19.00 сәгатьтә Туполев урамы, 18а адресы буенча урнашкан. А.Н.Туполев исемендәге КНИТУ-КАИның 8-нче бинасында узачак.
Фикер алышуда әлеге территорияләр тирәсендә урнашкан җир кишәрлекләрендә яшәүчеләр, милекчеләр һәм арендалаучылар, активистлар, җирле җәмәгатьчелек вәкилләре һәм эшмәкәрләр катнаша ала. Казанлыларга, халыкның фикерен исәпкә алып, карарларны эшләп бетерү өчен, беренчел проектларны тәкъдим итәчәкләр, дип хәбәр ителә «Казансу үсеше стратегиясе» Instagram-аккаунтында.
Исегезгә төшерәбез, стратегия буенча Татарстан башкаласында 2030 елга кадәр Казансу елгасы буенда 12 яр буе паркыннан торган Россия өчен уникаль экосистема булдыру планлаштырыла. Яңа киңлекләрнең мәйданы 1536 гектар тәшкил итәчәк, җәяүлеләр өчен 150 километр маршрут булдырылачак. 2021 елда 6 территория проектлаштырылачак – Спорт паркы, «Казансу янындагы бакчалар», Савиново паркы, «Рус-Немец Швейцариясе» һәм «Манзара» паркы, шулай ук Зәңгәр күлләрдән Иделгә кадәр маршрут.
Казансу елгасының яр буе территорияләрен үстерү стратегиясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән эшләнде һәм Казан Мэры Илсур Метшин ярдәме белән ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хезмәт министрлыгы тарафыннан ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова кураторлыгы астында гамәлгә ашырыла. Стратегияне эшләү белән Orchestra Design (Санкт-Петербург, Париж) студиясе шөгыльләнә.