Очрашуда шәһәр халкы үз тәкъдимнәрен җиткерә һәм кызыклы сораулар бирә алачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Шәһәр Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, чара 16 нчы ноябрьдә 18:00 сәгатьтә Академик Лаврентьев урамы, 6а адресы буенча урнашкан 23 нче мәктәптә узачак.
Исегезгә төшерәбез, Кече Акчарлак күлен 2021 елда төзекләндерделәр. Проект нигезендә «Җиде сәламәтлек чыганагы» концепциясе ята: территориядә янәшәдә урнашкан 7 нче хастаханә пациентларын реабилитацияләү һәм сәламәтләндерү өчен функциональ зоналар булдырылды, физик йөкләнеш, арт-терапия, аэроионотерапия, фитотерапия мәйданчыклары һәм җәмәгать бакчасы барлыкка килде. Барлык эшләр медицина реабилитациясе өлкәсендәге экспертлар һәм медицина учреждениесе хезмәткәрләре фикерен исәпкә алып башкарылган. Россия өчен мондый функционалы булган иҗтимагый киңлекләр булдыру уникаль практика булып тора.
Күптән түгел Кече Акчарлак күлен төзекләндерү проекты Гуанчжоу халыкара шәһәр инновацияләре премиясенең топ-15 конкурсанты исемлегенә керде. Татарстан башкаласына конкуренцияне 14 шәһәр тәшкил итә, алар арасында Анталья, Богота, Кейптаун, Джакарта, Мангейм, Сан-Паулу, Тәһран һәм башкалар бар. «Тамашачылар симпатиясе призы» номинациясендә сораштыру 30 нчы ноябрьгә кадәр ачык. Декабрьдә жюри премиянең биш җиңүчесен атаячак.