В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
10 ноябрьдә “Мир” кинотеатрында “Туполев” фильмы бушлай күрсәтеләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы ноябрь). Иртәгә, 10 ноябрьдә, Казанда яшәүчеләр “Туполев” фильмы бушлай карый алачаклар. Кино күрсәтү XX гасырның иң күренекле авиаконструкторы Андрей Туполевның 130 яшьлегенә багышлана һәм “Мир” кинотеатрында узачак.
Фильм документаль һәм сәнгати элементлардан тора һәм Туполев тормышынң төп этаплары турында сөйли. Фильм 11.30 сәгатьтә башлана, 14 ноябрьдә 15.30 сәгатьтә фильм икенче тапкыр күрсәтеләчәк.
Бу көнне 9.30 сәгатьтә КМТТУ-КАИ 3-нче бинасы янында (Толстой ур., 15) университет җитәкчелеге һәм студентлар катнашында митинг узачак.
Көн дәвамында шәһәрлеләр өчен Андрей Николаевич Туполев исемендәге музей (Большая Красная ур., 55) эшләячәк.