В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
28-нче августта Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 28-нче августта Казан паркларында һәм скверларында вакансияләр ярминкәләре узачак. Шәһәр халкы мәктәп ашханәләрендәге вакансияләр турында беләчәк.
Чарада казанлылар Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты кадрлар хезмәте вәкилләре һәм уку йортлары вәкилләре белән очрашачак, ә вакансиягә җавап биргән эш эзләүчеләр кыйммәтле призларны уйнатуда катнаша алачак.
Вакансияләр ярминкәләре 11.00-дән 13.00-гә кадәр Академик Парин урамындагы скверда, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе скверында, шулай ук «Крылья Советов» паркында узачак, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.