Иртәгә Казанның Совет районы халкы өчен эш урыннары ярминкәсе узачак. Анда шәһәр халкы буш эш урыннары, вакантлы вазыйфалар турында белә һәм предприятиеләрнең кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачак.
Килүчеләргә хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре турындагы законнар мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр. Казанлыларга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге тәкъдим иткән хезмәтләр турында да сөйлиячәкләр, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте.
Казанлыларны 10:00 нан 12:00 сәгатькә кадәр Р.Зорге урамы, 102 нче йорт адресы буенча көтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча белергә була.
Исегезгә төшерәбез, Казан яшүсмерләренә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә җәй көне эш табарга
ярдәм итәчәкләр . Балалар Россиядә билгеләнгән минималь хезмәт хакыннан түбән булмаган хезмәт хакы алачак. Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге балигъ булмаганнарга аена 2650 сум исәбеннән матди ярдәм күрсәтәчәк.