В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 29 нчы ноябрьдә узачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9 нчы ноябрь). 29 нчы ноябрьдә Казанның Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Килүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар турында белә, кадрлар хезмәтләре вәкилләре белән очраша һәм эшкә урнашуда ярдәм ала алачаклар, дип хәбәр итә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге.
Шулай ук шәһәрлеләр хезмәт һәм мәшгульлек, дәүләт гарантияләре һәм мәшгульлек хезмәте хезмәтләре турындагы законнарга кагылышлы консультацияләр алачаклар.
Вакансияләр ярминкәсе 10:00-12:00 сәгатьтә Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча узачак. Кызыксындырган сорауларны +7(843)560-82-99 телефоны буенча бирергә мөмкин.