В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә шәһәрлеләр хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультация ала ала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче май). 19 нчы май көнне Казанның Мәскәү районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.
Шәһәр халкы, шул исәптән, белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар да, район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында беләчәкләр, кадрлар хезмәте вәкилләре белән очрашачаклар. Моннан тыш, Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре килүчеләргә хезмәт законнары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәкләр.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Гагарин урамы, 46 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге сайтында. Өстәмә мәгълүматны +7(843)564-38-32 телефоны буенча алырга мөмкин.