В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда август ахырында «Җиңү өчен тест. Test to win» акциясе узачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче август). 21-нче августтан 30-нчы августка кадәр Казанда ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча «Җиңү өчен тест. Test to win» акциясе узачак. Махсус җиһазландырылган чатырда һәм Бауман урамында урнашачак күчмә мобиль комплекста казанлылар түләүсез, аноним рәвештә һәм документларсыз ВИЧка экспресс-тест уза алачак.
Акциядә катнашучылар табиблар белән киңәшләшү, шулай ук төрле активлыкларга кушылу мөмкинлеге алачак. Шулай итеп, килүчеләр өчен тематик фотозона, конференц-зона эшләячәк. Көн саен социаль компетенцияләрне үстерү буенча чаралар үткәреләчәк: мастер-класслардан алып актуаль темалар буенча очрашуларга һәм дискуссияләргә кадәр.
Программада шоу-бизнес вәкилләре, сәясәтчеләр һәм спортчылар белән очрашулар планлаштырылган. Казанлылар шәхси үсеш, социаль медиа үсеш, заманча этикет, тайм-менеджмент һәм сәламәт яшәү рәвеше турында күп кенә яңалыклар белә алачак. Чаралар җәдвәле белән сылтама буенча танышырга мөмкин.
Павильон килүчеләр өчен 21-нче августтан 30-нчы августка кадәр көн саен 13.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр ачык булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.