Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2019, 15:46

Казанлыларга канның ою сәләте күрсәткечләрен тикшерергә тәкъдим итәләр

Казан «Халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәт көне» бөтенроссия акциясенә кушылачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 14-нче октябрьдә Казан «Халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәт көне» бөтенроссия акциясенә кушылачак. Барлык теләге булган кешеләр канның ою сәләтенә экспресс-диагностиканы яки башкача - халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәтне бушлай уза алачак. Табиблар мондый диагнозны ким дигәндә айга бер тапкыр узарга киңәш итә.

Кан ою сәләте күрсәткече турыдан-туры гамәлдә булган антикоагулянтларны (мәсәлән, варфарин) даими кабул итүче пациентлар өчен аеруча да мөһим. Аларны кан йөгертү һәм тромблар (артерияләрне томалап, нормаль кан әйләнешен өзәргә сәләтле куркыныч кан куерткычлары) барлыкка килмәсен өчен билгелиләр.

Бөтендөнья тромбоз көне кысаларында Россиянең 17 медицина оешмасында медицина оешмалары белгечләре тарафыннан үткәреләчәк кан ою сәләте дәрәҗәсенә анализ яки халыкара нормалаштырылган мөнәсәбәткә тест антикоагулянтларның организмга йогынтысын бәяләргә, дарулар билгеләнешен һәм дозировкасын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Казанда анализны КФУның медицина-санитар өлеше поликлиникасында түбәндәге адрес буенча тапшырырга мөмкин булачак: Вишневский ур., 2а, 4 кат, 431 кабинет. Пациентларны кабул итү 9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр башкарылачак, дип хәбәр итә оештыручылар.

Белгечләр фикеренчә, нәкъ менә тромб еш кына инфаркт, инсульт яки тромбоэмболия кебек тормыш өчен куркыныч булган чирләрнең сәбәбе булып тора. Медицина статистикасы буенча, дөньяда һәр дүртенче үлем тромбоз белән бәйле. Россиядә үпкә артериясенең тромбоэмболиясе йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлү сәбәпләре арасында өченче урынны алып тора.
Барлык яңалыклар