В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чара йөгерергә яратучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май). Казанлылар «Десятка в обратку» онлайн-ярышларында катнашырга тәкъдим итәләр. Чара йөгерергә яратучыларга ярдәм йөзеннән оештырылган.
Ярышларда катнашучылар 10 көн дәвамында бер сәгать йөгерәчәк һәм вакытны таймерда билгеләячәк. Спортчылар рейтингы вакытны санауның классик схемасы буенча түгел, ә километраж буенча төзеләчәк. Көндәлек тренировкалар нәтиҗәләрен оештыручылар кабул итәчәк, ә катнашучылар уңайлыгы өчен гомуми чат булдырылачак. Иң тиз йөгерүчеләрне финалда бүләкләр көтә.
Ярышлар сайтында катнашу шартларын белергә, шулай ук теркәлергә мөмкин. Теркәлү 21-нче майга кадәр ачык булачак. 1-нче июньдә оештыручылар нәтиҗәләр ясаячак һәм җиңүчеләрне игълан итәчәк, дип хәбәр итә TIMERMAN спорт чаралары сериясе матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, коронавирус инфекциясе аркасында Казан марафоны 15-16 августка күчерелде. Оештыручылар спортчыларның сәламәтлеген тәэмин итү өчен шундый карар кабул иткән.